2025 елның 30 мартыннан гражданнарның электрон мөрәҗәгатьләрен дәүләт органнарына яисә вазыйфаи затка җибәрү тәртибе үзгәрәчәк.
«Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» 2006 елның 2 маендагы 59-ФЗ номерлы федераль законга үзгәрешләр кертүне исәпкә алып, дәүләт органының яисә вазыйфаи затның электрон почтасы әлеге закон кысаларында каралырга тиешле гражданнарның мөрәҗәгатьләрен кабул итү өчен файдаланыла алмый.
Шуның белән бергә, гражданин мөрәҗәгатенә җавапны мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән электрон почта адресына алырга мөмкин (әгәр гражданин үз мөрәҗәгатендә бу хакта сораган булса).
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте