«Первый поселок» идарәче компаниясе Әлмәт шәһәренең Герцен урамындагы 94нче йорттагы 19 хокук бозу очрагын бетермәгән. Республиканың Торак инспекциясе шикаять буенча тикшерү уздырды һәм узган елның 9 декабрендә хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирде. Кечкенә өлеше башкарылган. Торак инспекциясе материалларны судка бирде.
Үзәк җылыту торбаларында җылылык изоляциясе торгызылмаган, подвалда юешлек, канализация сулары белән су басу эзләре һәм чүп-чар, торбаүткәргечләрдә кирәкле терәк юк, лифтларда һәм подъездларда пычрак – А4 форматындагы битнең 45 юлында хокук бозулар тасвирламасы.
Суд, эш материалларын карап чыгып, «Первый поселок» ИК ҖЧҖ административ хокук бозуда гаепле дип тапты һәм 130 мең сум штраф рәвешендәге җәза билгеләде.
Штраф хокук бозуларны бетерү бурычын бетерми. Инспекторлар бу йортка бер генә тапкыр килмәячәк әле.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте