Коммуналь өлкәдә дәүләт һәм бизнес хезмәттәшлеге турында

2025 елның 26 марты, чәршәмбе

Түбән Новгород шәһәре стратегик тариф карарларын кабул итү үзәгенә әверелде. Дәүләт-хосусый партнерлык турында фикер алышалар. Бүген биредә «Дәүләти-хосусый партнерлык, концессион килешүләр һәм тарифларны җайга салу» төбәкара стратегик сессиясе уза.

Сессия эшендә Татарстанның баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин катнаша.

Кунакларны өлкә губернаторы Глеб Никитин һәм Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәт башлыгы Максим Шаскольский сәламләде.

Түбән Новгород өлкәсе дәүләти-хосусый партнерлык проектларын гамәлгә ашыруда уникаль тәҗрибәгә ия һәм 2023 елда дәүләти-хосусый партнерлыкны үстерү дәрәҗәсе буенча регионнар рейтингында 2 урынны алды. Юнәлешләрнең берсе: коммуналь инфраструктурада дәүләт һәм бизнес хезмәттәшлеге.

Катнашучылар актуаль һәм проблемалы мәсьәләләр, партнерлык механизмын камилләштерү буенча тәкъдимнәр турында фикер алышалар.

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International