Тагын кулдан ясалган авария вәзгыяте

2025 елның 25 марты, сишәмбе

Казан кешесе газүткәргечкә су сала һәм күршеләрен газсыз калдыра. Лушников урамындагы 9 нчы күпфатирлы йортта газ белән җылыткыч урнаштыру факты ачыкланды. Өй «остасы» су һәм газ белән тәэмин итү шлангларын бутаган.

Газүткәргечне тикшергәндә «Казаньгоргаз» ЭҖИ хезмәткәрләре анда су тапкан.  Газ хезмәткәрләре гаепле кешене ачыклаганчы һәм нәтиҗәләрне бетергәнче газ бирүне сүндерергә мәҗбүр булганнар. Газ белән тәэмин итү су җылыткыч тоташтырылган фатирны тапкач һәм газүткәргечтән су калдыклары алынгач кына торгызылган. Хокук бозучыга административ штраф һәм торгызу эшләре өчен түләү яный.

Газ җиһазларын тоташтыру – куркыныч эш һәм аны махсус оешма хезмәткәрләре генә башкарырга хокуклы. Диван «профессионаллары» бик җиңел уйлап эш итәләр, үз гаиләләренең һәм күршеләренең тормышын һәм мөлкәтен куркыныч астына куялар. Штраф – административ җәза. Ә дилетант гаебе белән фаҗига булса, инде җинаять җаваплылыгы җитәчәк. Моннан тыш, мондый очракларда белгечне чакыруда экономияләү теләге күпкә югарырак чыгымнарга әйләнә.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International