Александр Тыгин күчмә кабул итү уздырачак

2025 елның 25 марты, сишәмбе

Түбән Мактама бистәсендә яшәүчеләр өчен язылу бара.  Республиканың Әлмәт районында күчмә кабул итүләр ай саен үткәрелә, бу юлы Татарстанның баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин һәм Башкарма комитет җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова Түбән Мактама бистәсендә булачаклар.

27 мартта Александр Тыгин Инспекциягә шикаятьләр кергән алты күпфатирлы йортның торышын караячак. Гражданнарны поселок администрациясендә дә кабул итү планлаштырыла. 

Кабул итүгә язылу +7 962 564-85-05 телефоны буенча (8.30 дан 17.30 га кадәр) һәм «Татарстан Торак инспекциясе» чатында алып барыла: https://t.me/gji_rt

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International