Инспекция җитәкчесенә шәхси кабул итүгә язылу «ЖЭУ-11» директорына карата гаилә бюджетыннан чыгымнар белән тәмамланды. Ике йортны тиешенчә карап тотмаган өчен вазыйфаи затка 50 мең сум штраф салынды.
Февральдә Әлмәт шәһәрендә Татарстанның баш дәүләт торак инспекторы күчмә кабул итү үткәрде. Энергетиклар урамындагы 20нче йортта һәм Дуслык урамындагы 10нчы йортта яшәүчеләр «ЖЭУ-11» ҖЧҖенә шикаятьләр белән мөрәҗәгать итте.
Йортларны тиешенчә карап тотмауның барлык фактлары да тикшерү вакытында расланды: Энергетиклар урамындагы йортның өске катларындагы фатирлар аккан түбәдән зыян күргән. Барлыгы унлап хокук бозу. Дуслык урамындагы йортның подвалында проблемалар күп: дым, җылылык изоляциясе юк һ.б. ИК директоры административ җаваплылыкка тартылды.
«Первый поселок» ИК директорына Сөләйманова урамындагы 7 нче йортны карап тоту торышы өчен административ хокук бозу турында чираттагы беркетмә төзелде. ИК битарафлыгыннан арып, биредә яшәүчеләр кабул итүгә шикаять белән килделәр.
Тикшерү раслаганча, подвалны канализация сулары баскан. Шуның нәтиҗәсендә бөтен йортка амбре һәм чебен өере тулган. Җитешсезлекләрне бетерү вакыты – 30 апрельгә кадәр. Административ җәза чаралары турындагы мәсьәлә хәл ителә.
Алга таба: «ЖЭУ-7» ИК Тельман урамындагы 47нче йортның территорияләре торышы өчен кисәтү белдерелде, «ЖЭУ-3» ҖЧҖ Г.Тукай урамындагы 45нче йортның һәм Тимирязев урамындагы 43нче йортның түбәләрен ремонтлауга күрсәтмә бирелде.
Барлык җитешсезлекләрнең бетерелүе Инспекция контролендә кала.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте