Арматура коррозиясе, подвалдагы су һәм чүп-чар, җылыту торбаларында җылылык изоляциясе булмау, су һәм җылылык торбалары тиешенчә беркетелмәгән – Казанның Декабристлар урамындагы 178 нче йортта инспекторлар барлыгы 13 бозу очрагын ачыкладылар. Йортта яшәүченең шикаяте буенча тикшерү белән урынга чыктылар.
«Мәскәү районы ТКХ» ИК» директоры берничә норматив-хокукый актны бозган, һәм һәрберсендә берничә пункт. Шуңа күрә җитәкче административ хокук бозуда гаепле дип табылды, аңа 56 мең сум күләмендә штраф билгеләнде.
Җитешсезлекләрнең бетерелүе Инспекция контролендә кала.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте