Газ казанын үз белдеге белән ремонтлау фаҗигале тәмамланган. Бүген иртән Лаеш районының Кече Кабан торак пунктында 1959 елгы ир-ат һәлак булган. Йортны карап чыкканда Шоссе урамындагы йорт хуҗасының газ казанын ремонтлавы, әмма газ казаныннан төтен чыгару торбасын урнаштырмавы ачыкланган. Йорт газ белән тәэмин итүдән өзелгән.
РФ Хөкүмәтенең 410 номерлы карарының 6, 10 пунктлары нигезендә газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау эшләре бары тик махсуслаштырылган оешма тарафыннан гына башкарыла ала. Мөстәкыйль алмаштыру рөхсәт ителми.
Газ плитәләрен, казаннарны, су җылыткычларны үз белдегең белән ремонтлаганда һәм урнаштырганда шикле экономия – бу закон бозу гына түгел. Гаилә әгъзаларының һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең тормышына һәм иминлегенә, фатирларның һәм йортларның бөтенлегенә куркыныч белән дә яный.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте