Республиканың идарәче компанияләре түләүләрне исәпләгәндә исәпләү приборлары күрсәткечләрен кулланмыйлар – ТКХ ДМС федераль мәгълүмат системасы мәгълүматларын анализлау нигезендә шундый нәтиҗә ясарга мөмкин.
Татарстан Торак инспекциясе системада урнаштырылган иң эре ИК мәгълүматларын өйрәнде. Республиканың җиде идарәче компаниясе коммуналь хезмәтләр өчен түләү исәпләнгән вакытта фатирдагы исәпләү приборлары күрсәткечләрен исәпкә алмый (0%).
Исәпкә алу приборлары күрсәтмәләрен куллану буенча антирейтингка керделәр:
- Әлмәтнең «АЛЬЯНС» ҖЧҖ, «ЖЭУ-7» ҖЧҖ;
- Казанның «ОСТА» ИК» ҖЧҖ, «САЛАВАТ КУПЕРЕ» ИК» ҖЧҖ;
- Азнакайның «УК-АКТЮБА» ҖЧҖ, «УКЖД «НОВАЦИЯ» ҖЧҖ;
- Алабуганың «Домуправ - 3» ИК» ҖЧҖ.
Алабугадагы тагын бер идарәче компания – «ЖИЛКОМФОРТСЕРВИС» ҖЧҖ – нибары 0,59%, Әгерҗедә «СМП-184» ИК ҖЧҖ – 0,63%.
Түләүләрне исәпләгәндә күрсәткечләрнең 90% тан артыгын Чаллы (9 ИК), Казан (1), Түбән Кама районы (3) шәһәрләрендәге 14 идарәче компания куллана.
Шуңа да карамастан, барысы да федераль законнар таләпләрен тулысынча үтәргә тиеш. Бәлки, түләү исәпләгәндә фактта куллану исәпкә алынадыр, әмма бу хакта дәүләт системасында мәгълүмат юк.
Татарстанлыларга торак-коммуналь хуҗалык системасында үзләренең шәхси кабинетларын тикшерергә киңәш итәбез: сезнең исәпләү приборларының мәгълүматлары юкмы? Безгә языгыз.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте