«Әйбәт» ИК ҖЧҖнең контроль һәм сыйфат бүлеге башлыгы Түбән Камада Вахитов проспектындагы 2нче йортны һәм Тынычлык проспектындагы 30нчы йортны тиешенчә карап тотмаган өчен РФ КоАП 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча хокук бозуда гаепле дип табылды.
Татарстан Торак инспекциясенә йортларны тиешенчә карап тотмау турында шикаятьләр килде. Беренче адрес буенча йорт яны территориясен сыйфатсыз чистартканнар. Тыгызланган карның юанлыгына һәм бозлавыкка караганда, монда күптән җыештырылмаган.
Икенчесе буенча хокук бозулар күбрәк: подъездларда, ишегалдында һәм контейнер мәйданчыгында җыештырылмаган; подъездда ватык тәрәзә; келәтләрне сүткәннән соң ремонт үткәрелмәгән; аз токлы чыбыклар асылынып тора һ.б.
Һәр факт буенча идарәче компаниянең контроль һәм сыйфат бүлеге башлыгы РФ КоАП 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды, гомуми суммасы 105 мең сумлык административ штраф салынды.
Хокук бозуларның үтәлешен Түбән Кама районара торак инспекциясе тикшереп тора.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте