Ак.Павлов урамындагы 11 нче йортта буяучыларны берничә дистә ел күрмәгәннәр. Ишекләрнең, тәрәзәләрнең, стеналарның һәм түшәмнәрнең торышы ямансу. Казанда тугыз катлы йортта яшәүче подъездда ремонт көтеп өметсезлеккә бирелә һәм республиканың Торак инспекциясенә яза.
«Йортта күптән ремонт үткәрелмәде, стеналары тузган, штукатуркасы төшә, подъездда юешлек, чүп-чар, домофон эшләми»,- дип яза ул.
Тикшерү барышында тагын да күбрәк хокук бозулар ачыкланды: җылыту системасы торбаларында конденсат, подвалда чүп-чар, салкын су торбалары агып тора һ.б.
Идарәче компания вәкиле хәбәр иткәнчә, бу йорт аларның идарәсендә 2011 елдан гына, һәм яшәүчеләрнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен зур бурычлары бар. Болар барысы да административ җәза чарасын билгеләү өчен йомшартучы факт булмады. Беренчедән, идарәче компания ирекле рәвештә бу йортта бизнес алып барырга карар кылган. Ә күпфатирлы йорт белән идарә итү – ул эшкуарлык эшчәнлеге. Милекчеләр үзләре ватылган бөтен нәрсәне ремонтлау белән шөгыльләнмәүләре өчен түлиләр. Икенчедән, бурычлылар белән эшләү - шулай ук ИК бурычы да. 2011 елдан башлап ким дигәндә 2 тапкыр косметик ремонт ясарга тиеш. Закон нигезендә подъездларда төзекләндерү, тузуга карап, 3-5 елга 1 тапкыр башкарылырга тиеш.
«Авиатөзелеш районы ТКХ ИК» ҖЧҖ директорына 55 мең сум күләмендә штраф билгеләнде. Шулай ук подъездда 2026 елның 11 февраленә кадәр ремонт ясарга дигән күрсәтмә бирелде. Күрсәтмә үтәлеше инспекция контролендә.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте