Яшергән өчен кисәтү

2025 елның 14 марты, җомга

Вахитов районы җәмәгать судьялары, Татарстан Торак инспекциясе материалларын карап чыгып, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.7 ст. каралган хокук бозуларны кылуда гаепле дип табып, «Мөштәри-33» торак милекчеләре ширкәте рәисенә һәм «Аском-Сервис» ҖЧҖ генераль директорына кисәтү рәвешендә административ җәза билгеләделәр.

Ике җитәкче дә махсус счет ияләре: торак милекчеләре ширкәте рәисе 2024 елның август аенда капиталь ремонт өчен кертемнәр җыю турындагы мәгълүматны яшергән. Махсус счет хуҗасы булган ИК директоры да Мөштәри урамындагы 2а номерлы йорт буенча Торак инспекциясенә айлык мәгълүматны бирмәде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Торак инспекциясенә капиталь ремонт өчен тупланган кертемнәр турында мәгълүмат бирү – махсус счетлар хуҗаларының бурычы.  Кайбер очракларда, бары тик милекчеләр мәнфәгатьләрендә генә, махсус банк счетларыннан тупланмаларны «Торак-коммуналь хуҗалык фонды» КО төбәк операторының «гомуми казанына» мәҗбүри күчерергә мөмкин.

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International