Татарстан Торак инспекциясенә Казан шәһәренең Восстание урамындагы 60 нчы йортта яшәүчеләр шикаять белән мөрәҗәгать иттеләр. Бу йортның фатир милекчеләре, мөгаен, Инспекциягә иң еш килүчеләрдер. Даими рәвештә шәхси кабул итүгә язылалар, торак милекчеләре ширкәте идарәсе рәисенә шикаятьләр җибәрәләр.
Чираттагы тикшерү хокук бозулар фактын раслады: чормада чүп-чар, йорт яны территориясенең юл өлешендә бозлавык ята. Рәис административ җаваплылыкка тартылды, аңа 4000 сум штраф салынды.
Торак милекчеләре ширкәтләренең вазыйфаи затлары өчен штрафлар күләме идарәче компанияләр директорларына караганда күп тапкырга кимрәк. Кичә, Торак инспекциясе шул ук сәбәп буенча «ТКХ Гвардейская» ҖЧҖ директорын гомумйорт милкен тиешенчә карап тотмаган өчен җаваплылыкка тартты. Идарәче компания җитәкчесенә ике йортта хокук бозган өчен 110 мең сумлык штраф салынды.
Идарәче компанияләргә, квалификация имтиханын тапшыру йомгаклары буенча аттестат алуны да кертеп, лицензия таләпләре куела. Торак милекчеләре ширкәтен иң күп ышанычны яулаган йортта яшәүче теләсә кайсы кеше җитәкли ала.
Торак милекчеләре ширкәтенең кайбер хокук бозулары өчен җаваплылыкка тарту мөмкин түгел, мәсәлән, авария-диспетчерлык хезмәте булмау өчен. Бу РФ Хөкүмәтенең 416 номерлы карары белән расланган Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшчәнлек алып бару кагыйдәләренең таләбе, ягъни идарәче компанияләр өчен генә мәҗбүри.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте