Татарстанның Торак инспекциясе Зеленодольск районында һәм Чаллы шәһәрендә ике йортта торак хезмәтләренә тарифларны законсыз арттыру фактларын ачыклады. Төзүчеләр компанияләр белән килешүләр төзегәннәр, ә тегеләре үз тарифларын билгеләгәннәр. Кайберләре муниципаль берәмлекләргә караганда 5 тапкырга зуррак.
Республиканың Торак инспекциясенә "ДОМиКО" ИК ҖЧҖеннән лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү турында гаризалар килде ( Чаллы шәһәре һәм “Зеленая долина” ИК" ҖЧҖ (Әйшә авылы)). Компанияләр яңа йортларны үз идарәләренә кертү теләген белдерделәр. Автокалада – Жданов урамындагы 13 нче йорт, Зеленодольск районында – Зеленодольск микрорайонындагы 5 нче йорт.
Әлеге идарәче компанияләр – вакытлыча, торакларда яшәүчеләр үзләре сайлаганчы, 3 ай аларга төзүче сайлаган оешмалар хезмәт күрсәтә. Әгәр яңа йортка күченүчеләр пассив булса, читләр сайлаган оешма һәм югары тарифлар белән калачак.
Яңа өйгә күченүчеләр, ачкычлар алганда, билгеләнгән тарифлар белән тулысынча килешүләрен сизмәгәннәрдер. Күршеләрдә нинди тарифлар булуы белән кызыксынмаганнардыр да.
Мәсәлән, Зеленый долда йорт яны территориясен җыештыру – 1 кв.метрга 5,20 сум. Ә муниципаль тариф - 1 кв.м өчен 90 тиен.
Алга таба биредә торак фонды белән идарә итү – кв. метрына 4,80 сум, ә муниципалитет тарафыннан билгеләнгән – кв.метрына 3 сум.
"ДОМиКО" ИК контейнер мәйданчыгын карап тоту өчен кв.метрыннан 2,41 сум ала, ә муниципалитет кв.метрыннан 41 тиен билгеләгән.
Алга таба: торак фонды белән идарә итү – 6,40 сум (муниципаль – 3,75 сум), гомуми файдаланудагы урыннарны җыештыру – 5,18 сум (муниципаль – 3,93 сум), торак биналарны агымдагы ремонтлау һәм йорт яны территориясен төзекләндерү – 6,72 сум (муниципаль – 4,07 сум).
Торак тарифларын муниципаль хакимиятләр билгели. Милекчеләр үз тарифларын югары итеп гомуми җыелышта кабул итә алалар. Бу аларның карары, алар сайлаган ысул булырга тиеш. Сирәк чәчәкләр, куаклар һәм агачлар утыртырга телиләр икән – үзләре түлиләр дә. Ләкин беркем дә аларга муниципалитет билгеләгән тарифлардан югарырак тарифлар тагарга хокуклы түгел.
Торак инспекциясе әлеге йортларда яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә: сездән рәсми мөрәҗәгатьләр көтәбез. Идарәче компания вәкаләтләрен арттырган өчен административ җаваплылыкка тартылачак, ә сез түләүләрдә шактый экономияли аласыз. Һәм, вакыты узганчы, йорт белән идарә итү турында карар кабул итәргә кирәк.
Һәм булачак барлык яңа күченүчеләргә документларны игътибар белән өйрәнергә, бары тик шуннан соң гына имзаларга киңәш итәбез. Шикләр бар икән, бездән сорагыз https://t.me/gji_rt
Торак инспекциясе "ДОМиКО" ИК ҖЧҖ һәм "Зеленая долина" ИК" ҖЧҖ карата чаралар күрү турында Татарстан прокуратурасына мөрәҗәгать итәчәк.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте