Тагын Казан һәм Әлмәт

2025 елның 12 марты, чәршәмбе

Казан һәм Әлмәт янә газ һәлакәтләре сводкасына эләккән: 2 көн эчендә 5 тапкыр урынга чыгу. Нефть башкаласында ике йортта газүткәргечкә су салганнар.

Герцен урамындагы 100 нче йортта һәм Тукай урамындагы 21 нче йортта су җылыту колонкасын урнаштырганда газ һәм су шлангларын бутаган "профессионалларны" эзлиләр. Барлык фатирларны караганнан соң, газ белән тәэмин итүне торгызганнар.

Казанның өч йортында газүткәргечләрнең герметик булмавы ачыкланган: Фирүзә урамы буенча 2 нче йорт, Авангард урамы буенча 66 нчы йорт, Кр.Позиция урамы буенча 35 нче йорт.

Газ хезмәткәрләренең хисапларына караганда, өйләрдә техник хезмәт күрсәтү күп дигәндә 3 ай элек башкарылган. Инспекция инцидентларның шартларын ачыклый, шулай ук идарәче компанияләр һәм газ хезмәте тарафыннан йөкләмәләр үтәлешен тикшерә.

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International