Тыгин – татарстанлыларга: «Милекчеләр йорт хуҗалары белән шөгыльләнмәсә, моны кем эшләр?»

2025 елның 12 марты, чәршәмбе

ТР ДТИ башлыгы белдергәнчә, йорттагы уңайлылык – ИК һәм йортта яшәүчеләрнең уртак кайгыртуы.

Газ приборларын тикшерү, коммуналь түләүләрне дөрес исәпләү һәм капиталь ремонт сроклары мәсьәләләре татарстанлыларны аеруча борчый. Төбәкләр идарәсе үзәге оештырган туры эфирда аларга ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Александр Тыгин җавап бирде.

«Бәхетсезлек очрагы булган фатирларның 100% диярлек яңадан планлаштыру очраклары бар»

Соңгы елларда Татарстанда газ куркынычсызлыгы белән бәйле вәзгыять яхшыра. 2023-2024 еллар статистикасы газ җиһазларын эксплуатацияләүгә бәйле һәлакәтләр санының кимүен күрсәтә. Бу барлык хезмәтләрнең бердәм эшләве һәм үз вазыйфаларын башкаруга җаваплы караш нәтиҗәсе, дип билгеләп үтте Төбәкләр идарәсе үзәгендә туры эфир вакытында Татарстан Республикасының Баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин.

Әмма, уңай үзгәрешләргә карамастан, проблема актуаль булып кала бирә, бигрәк тә җылыту сезонында, газ приборларына йөкләнеш сизелерлек артканда. Агымдагы ел башыннан газ җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу белән бәйле 80 инцидент теркәлгән. Аларның һәркайсы фаҗигале нәтиҗәләргә, шул исәптән исле газ белән агулануга яки шартлауга китерергә мөмкин. Төп проблемаларның берсе, Тыгин сүзләренчә, фатирларны рөхсәтсез яңадан планлаштыру.

Җентеклерәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International