Татарстанның Торак инспекциясе каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы «Гринта» ҖЧҖне административ җаваплылыкка тартты. Әлмәт шәһәрендә вазыйфаларны үтәмәү факты ачыкланды.
Октябрь тыкрыгында регоператор узган елның ноябреннән бирле йортларның берсеннән чүп алырга «оныткан». Анда контейнер мәйданчыгы юк, җыю бик начар ысул белән башкарыла: махсус техника тыкрыктан уза, ә биредә яшәүчеләр чүп-чар салынган пакетларны тапшыра. Тик берсенә генә барып җитә алмый. Әмма хезмәт өчен түләү счетларын җибәрәләр, һәм йорт хуҗасы аны ай саен түли.
«Гринта» ҖЧҖ административ хокук бозуда гаепле дип табылды, 5000 сум күләмендә штраф билгеләнде.
Закон нигезендә, елның салкын вакытында (уртача тәүлеклек +5С һәм аннан түбәнрәк) – чүпне өч тәүлеккә кимендә бер тапкыр, җылы вакытта (+5С артык) көн саен чыгарырга тиешләр.
Рөхсәт ителгән тайпылыш: 1 ай дәвамында максимум 72 сәгать (суммар), әгәр урамда +5 градустан югары булса, берьюлы 24 сәгатьтән артык түгел.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте