Татарстан Торак инспекциясе тугызынчы катта яшәүчеләргә ни өчен лифттан файдалану тыелуын ачыклый. Шикаять белән Казан шәһәренең Гвардия урамындагы 35 нче йортның соңгы катындагы фатир хуҗаларының берсе мөрәҗәгать итте.
«Беренче сигез катны кунакханә алып тора. Тугызынчы катта торак фатирлар урнашкан, аларның берсе – минеке. Кунакханә администрациясе лифт аларның милке дип раслый. Лифтка керү мөмкинлеге булмау ашыгыч ярдәм һәм башка ашыгыч хезмәтләр эшен кыенлаштыра, алар эвакуация баскычыннан менүдән баш тарта. Бу яшәүчеләрнең сәламәтлегенә һәм тормышына реаль куркыныч тудыра»,- дип язган ханым.
Инспекция инцидент шартларын ачыклый.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте