Кар һәм боз – идарәче компанияләр директорларының шәхси чыгымнарының төп сәбәбе. Алар кышын юллар һәм тротуарларның куркыныч булуына юл куеп, штраф түләргә мәҗбүр булалар. Бу юлы «СЗ «ИТС» АҖ башлыгы административ җаваплылыкка тартылды.
Татарстанның Торак инспекциясенә Казан шәһәренең 25 нче Октябрь урамындагы 1 нче к. 5а йортында яшәүчедән шикаять килде. Инспектор тикшереп чыкты: тротуар һәм йорт яны территориясендәге юллар, чыннан да, тоташ шугалак.
ИК директоры элек тә Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча җаваплылыкка тартылган булган, шуңа күрә штраф күләме 50 мең сумга кадәр арттырылды.
Узган атнада төрле хокук бозулар буенча инспекторлар тарафыннан барлыгы 44 штраф язылды, 205 кисәтү белдерелде.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте