Татарстанның Торак инспекциясенә 2024 елда фатирларны законсыз планлаштыру турында 705 мөрәҗәгать кергән. Кагыйдә буларак, мөрәҗәгать итүчеләр – таяныч конструкцияләрнең сакланышы өчен борчылучы уяу күршеләр.
Иң күп хәбәрләр Казан шәһәреннән (586), калганнары
Түбән Кама (85), Бөгелмә (10), Әлмәт (6) һәм Чаллы (4) шәһәрләреннән.
Законсыз яңадан планлаштыру фактын билгеләү өчен тикшерүләр үткәрелде. 219 мөрәҗәгать буенча фактлар расланмады.
Район башкарма комитетларына 62 материал карау өчен җибәрелде: я яңадан планлаштыруны законлаштырырга, яисә суд аша фатирны торгызырга. 91 милекчегә карата РФ КоАП 7.21 Ст. буенча җаваплылыкка тарту турында карар чыгарылды. Штрафларның гомуми суммасы 250 мең сумга якын.
136 фатирның милекчеләре инспекторларны кертмәде, керү мөмкинлеге бирү турында судка дәгъвалар җибәрелде, шуларның 134е канәгатьләндерелде.
Торак инспекциясе искәртә: дәүләт органнарының рәсми рөхсәтеннән башка фатирны яңадан планлаштыру законсыз дип санала. Үзгәртеп корганда түбәндәгеләр тыелган:
- таяныч диварларны юк итәргә;
- бәдрәфне, ваннаны торак бүлмәләр өстендә урнаштырырга;
- торак булмаган биналарның бер өлешен (чорма, подвал) яисә аларның бөтен мәйданын фатирга кушарга;
- газ чыгаруны, су чыгаруны үзгәртергә;
- кухняны торак бүлмәгә күчерергә, аларны берләштерергә;
- кухняның квадрат метрын бәдрәф, торак бүлмә хисабына зурайтырга;
- радиаторларны балконга күчерергә.
Әгәр алар бинаны җимерү куркынычы тудырса, күршеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырса, үзгәрешләр кертергә ярамый.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте