Йортның су аккан түбәсе – яшәүчеләр өчен уңайсызлыклар гына түгел. Бу гөмбә һәм күгәрек ясалу өчен уңайлы җирлек тә. Тишек түбәдән даими рәвештә дым керә, түшәмнәр таплар белән каплана, ә стеналарда су эзләре пәйда була. Нәтиҗә буларак үзенчәлекле ис һәм күгәрек барлыкка килә. Барысы да аллергия һәм сулыш юллары авыруларын китереп чыгара.
Болар барысы да Әгерҗедә «СМП - 184» идарәче компаниясе директорын борчымаган. М.Горький урамындагы 4 нче йортта яшәүче берничә тапкыр түбәсен ремонтлауны сораган. Ябык ишекне шакудан туеп, милекче Татарстанның Торак инспекциясенә мөрәҗәгать итте.
Барлык фактлар расланды, идарәче компания директоры гамәл кылмаган өчен административ җаваплылыкка тартылды, аңа 25 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләнде.
Акчалата җәза хокук бозуларны бетерү бурычын гамәлдән чыгармый. Күрсәтмәнең үтәлеше Инспекция контролендә.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте