Махсус счетлар хуҗаларының антирейтингы

2025 елның 6 марты, пәнҗешәмбе

Махсус банк счетлары хуҗалары счетның торышы турындагы мәгълүматны ачмаска тырыша. Йөздән дистәләгән кеше генә Россия законнарының барлык таләпләрен үти. Татарстан Торак инспекциясендә ТКХ ДМС системасы мәгълүмат базасына махсус счетлар буенча анализ ясадылар.

леге системада барысы да фондлар, кертемнәр һәм калдыклар буенча мәгълүмат урнаштырырга тиеш. Ягъни, фатир милекчеләренә айга күпме түләү исәпләгәннәр, күпме җыелган һ.б. Статистиканы һәр ай хисап датасыннан соң 11 эш көненнән дә соңга калмыйча кертергә кирәк.

Ягъни бу елның гыйнвар ае өчен 18 февральдән дә соңга калмыйча. Мәгълүматларны урнаштырмау буенча антирейтингны Казан идарәче оешмалары җитәкләде:

1. «Актачы-К» ИК» ҖЧҖ,

2. «Солнечный город» ИК» ҖЧҖ,

3. «СЕРВИС ИНДУСТРИЯ» ИК» ҖЧҖ,

4. «Серебряный каскад» ТМШ,

5. «Дворик» күчемсез мөлкәт милекчеләре ширкәте,

6. «Наш дом» күчемсез мөлкәт милекчеләре ширкәте,

7. «ТРИО» күчемсез мөлкәт милекчеләре ширкәте.

Һәр оешманың идарәсендә меңнәрчә генә түгел, ә дистәләгән мең квадрат метр. 1 кв.м. өчен кертемнәр – аена 8,47 сум. Еллар дәвамында миллионнарча сум җыела. Җыелырга тиеш. Ләкин еш кына бу акчалар махсус счетлар милекчеләрен вәсвәсәгә сала, һәм акчалар тиешенчә сарыф ителми: торак-коммуналь хезмәтләргә, юристлар хезмәтенә түләү һәм башкалар өчен тотыла...

Мәгълүматны урнаштыру иң беренче чиратта милекчеләргә мөһим: бу үз акчаңны күзәтү, законсыз чыгымнарны контрольдә тоту мөмкинлеге. Мондый туплау ысулын сайлаган татарстанлыларга үзләренең гомумйорт казналарын контрольдә тотарга киңәш итәбез. Акча туздыруны күрдегез икән – Торак инспекциясенә хәбәр итегез.

Үз чиратында Инспекция шулай ук профилактик чаралар күрә, кирәк булганда суд аша мәгълүмат урнаштыруга һәм милекчеләргә китерелгән зыянны каплауга ирешә. Закон таләпләрен санга сукмаган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 13.19.2 ст. буенча штраф рәвешендә административ җаваплылык билгеләнгән.

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International