Хәзер «Госуслуги Дом» кушымтасыннан күпфатирлы йортлардагы фатирлар милекчеләре генә түгел, ә блокланган төзелеш йортларын да кертеп, индивидуаль торак йортлар хуҗалары да файдалана ала. Торак-коммуналь хуҗалык системасында теркәлгән һәм җирле администрация тарафыннан кертелгән күчемсез милек турындагы мәгълүматлар автомат рәвештә йөкләнә.
«ТКХ ГИС мәгълүматлары буенча, Россиядә йорт хуҗалыкларының 26% артыгы - шәхси торак йортлар. Мондый йортларның күбесе үзәкләштерелгән электр, газ, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларыннан коммуналь хезмәтләр белән тәэмин ителгән. Хәзер мондый йортларның хуҗалары шулай ук үз тораклары белән бер тәрәзә аша идарә итә алалар. Безнең өстенлегебез – торак-коммуналь хуҗалык белән бәйле барлык мәсьәләләрне хәл итү өчен кулай коралларны «цифрлы» рәвештә бирү. Без ай ярым эчендә кушымтаның яңа функциональлегеннән 200 мең торак йорт хуҗасы файдаланганын күрәбез», – дип сөйләде РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Константин Михайлик.
Хосусый йортларның милекчеләре хәзер счетчик күрсәткечләрен тапшыра, аларны тикшерүгә заказ бирә, коммуналь хезмәтләр өчен түли, исәпкә алу приборлары һәм түләү документлары мәсьәләләре буенча ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларга мөрәҗәгать итә ала. Моннан тыш, туганнарга яки арендаторларга кунак буларак файдалану мөмкинлеге барлыкка килде – бу функциядән инде 10 мең кулланучы файдаланган.
«Без «Госуслуги Дом» кушымтасын илнең һәр кешесе өчен уңайлы итәргә омтылабыз. Шәхси торак йортларны тоташтыру алга таба мөһим адым булып тора. Чиратта – торак булмаган күчемсез милек һәм муниципаль торакларны да өстәү. Без кулланучыларга мөмкин кадәр тизрәк яңа мөмкинлекләр тәкъдим итү өчен бу функциональлек өстендә актив эш алып барабыз», – дип шәрехли Александр Абрамков, «Мәгълүмат системасы операторы» АҖ генераль директоры.
«Госуслуги Дом» мобиль кушымтасын үстерү Россия Төзелеш министрлыгы һәм Цифр министрлыгы тарафыннан алып барыла. ТКХ ДМС базасында цифрлы чишелешне «Мәгълүмат системасы операторы» АҖ эшли. Кушымта RuStore, AppStore, Google Play һәм AppGallery аша йөкләп алырга мөмкин, керү дәүләт хезмәтләре порталында расланган хисап язуы аша башкарыла.
РФ Төзелеш министрлыгы материаллары буенча