Кем күбрәк: 2024 елда идарәче компанияләр антирейтингы

2025 елның 14 феврале, җомга

Республиканың Торак инспекциясе татарстанлыларның шикаятьләрен анализлады һәм антирейтинг төзеде. Узган ел эчендә Инспекциягә рекордлы санда мөрәҗәгать килде - 23 731, бу аннан алдагы ел белән чагыштырганда 35% ка диярлек күбрәк. Тулаем республикада 2024 елда министрлыклар һәм ведомстволар 88 328 мөрәҗәгать караган, ягъни өчтән береннән артыгы – Торак инспекциясе өлеше.

Шикаятьләр күп, һәм димәк, административ йогынты чаралары берничә идарәче компаниядә.

Антирейтингта беренчелекне Әлмәт районында өч ИК гамәлгә куючы: «ЖЭУ-3» ҖЧҖ, «АЛЬЯНС» ҖЧҖ һәм «Первый поселок «ИК» ҖЧҖ – административ җаваплылыкка тарту турында 39 карар. Гамәлгә куючыга 2 млн 72 мең сумлык штраф язылган.

Икенче урында - «Ремжилстирой ИК» ҖЧҖ, «Электротехников ИК» ҖЧҖ, «Махалля ИК» ҖЧҖ – 31 карар, 1 млн 62 мең сумлык штраф.

Өченче урында – Түбән Каманың «Әйбәт» ИК» ҖЧҖ - 35 беркетмә, 955 мең сумлык штраф.

Алга таба:

 - Түбән Кама шәһәренең  «Жильё» ИК» ҖЧҖ – 14 беркетмә, 843 мең сумлык штрафлар;

- Чаллы шәһәренең «Камстройсервис» ИК ҖЧҖ – 12 карар, 495 мең сумлык штрафлар;

- Әлмәт шәһәренең «ЖЭУ 7» ҖЧҖ – 9 карар, 450 мең сумлык штрафлар;

- «Альметьевск» ИК ҖЧҖ – 2 карар, 350 мең сумлык штрафлар;

- «АЛСУ ИК» ҖЧҖ – 13 карар, 332 мең сумлык штрафлар;

- Әлмәт шәһәренең «АСЦЖ» ҖЧҖ – 6 карар, 125 мең сумлык штраф;

- «Зәй шәһәре ТКХ ИК» ҖЧҖ – 6 беркетмә, 88 мең сум штраф.

Исемлектә торак милекчеләре ширкәтләре юк. Аларга дәгъвалар булмаганга түгел. Аларга закон лояль карый: монда штрафлар минималь.

Әгәр вазыйфаи зат иң күбе 100 мең сум күләмендә штраф ала алса, торак милекчеләре ширкәтендә – 20 тапкырга кимрәк.   Идарәче компаниягә карата иң күбе 300 мең сумга штраф билгеләнергә мөмкин, торак милекчеләре ширкәтенә – 3 тапкырга кимрәк.

Күпфатирлы йорт белән идарә итү өчен ИК лицензия алырга тиеш, ТМШ иң сөйкемле һәм грамоталы күрше җитәкли ала, өстәвенә, торак-коммуналь хуҗалыкта эш тәҗрибәсе булмаса да ярый. Ягъни җаваплылык һәм ихтыяҗ дәрәҗәсе төрле.

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International