Әмерне үтәмәгән өчен Әлмәт идарәче компаниясенә 100 мең сум штраф салынды. Мондый карарны җәмәгать судьясы кабул итте.
Узган елның ноябрендә торак инспекторы «ЖЭУ-3» ҖЧҖ карата Шевченко урамындагы 60 нчы йорттагы хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмә биргән иде. 5 декабрьгә кадәр ИК җылыту системасының торбаүткәргечен буярга, фатирларның берсендә канализация стоякларын алмаштырырга, салкын су белән тәэмин итү системасы торбаүткәргечен алмаштырырга һәм подвалны чүп-чардан чистартырга тиеш иде.
12 декабрьдә инспектор яңадан тикшерү белән чыкты һәм күрсәтмәнең үтәлмәгәнлеген теркәде. Эш материалларын судка җибәрделәр. Суд утырышында идарәче компания вәкиле, барлык хокук бозулар бетерелде, дип хәбәр итте.
«Штраф күләмен киметүне яки административ штрафны кисәтүгә алмаштыруны сорыйм»,- дип үтенеч белән мөрәҗәгать итте идарәче компания хезмәткәре.
Эш материалларын карап, суд «ЖЭУ 3» хокук бозуда гаепле дип таныды һәм штраф билгеләде.
Идарәче оешмалар Татарстан Торак инспекциясе күрсәтмәләрен үтәргә тиеш. Аларны үтәмәү РФ КоАП 19.5 ст. 24 өлеше нигезендә штраф белән җәзалана. Күзәтчелек органы таләпләре – мәҗбүри, күрсәтмәдә китерелгән сроклар һәм күрсәтмәләр нигезендә үтәлә.
ТР ДТИ матбугат хезмәте