Үлемле фаҗига һәм газ утечкасы: Казанда нәрсә булган?

2025 елның 11 феврале, сишәмбе

Казанның Гарифьянов урамындагы 36 нчы йорт фатирларының берсендә дүрт кеше мәете табылган. Һәлак булучылар – 2005, 2004, 2002 һәм 2000 елгылар. Үлемнең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана. Тикшерү вакытында вентканалда һәм төтен чыгаргычта һава тарту көченең булуы, газ чыгу күренешенең булмавы билгеләнгән.

Павлюхин урамындагы 100 нче йортта йортта газ торбасы тоташу урыны герметик булмавы ачыкланган. Эшләр башкарылганнан һәм барлык фатирларны тикшергәннән соң, газ белән тәэмин итү торгызылган.

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International