Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе агымдагы елның 11 февралендә Әгерҗе шәһәрендә гражданнарны кабул итә. Әгерҗе районында яшәүчеләрнең сорауларына Торак инспекциясе башлыгы урынбасары - Алабуга районара торак инспекциясе башлыгы Лилия Фионова, Башкарма комитет һәм идарәче компания вәкилләре җавап бирәчәк.
Кабул итү 12:00дән 14:00гә кадәр башкарма комитет бинасында узачак. адресы: Әгерҗе шәһәре, Гагарин ур., 13 йорт. Үзең белән шәхес таныклыгы булуы шарт.
Кабул итүгә язылу +7 962 564-85-05 телефоны буенча (8.30 дан 17.30 га кадәр) һәм «Татарстан Торак инспекциясе» чатында алып барыла: https://t.me/gji_rt
ТР ДТИ матбугат хезмәте