Татарстанның Торак инспекциясе газ куллану кагыйдәләрен бозган өчен 1,2 млн.сумга якын административ штраф салды. Милекчеләргә штраф газ хезмәткәрләрен фатирга кертмәгәннәре, үз белдеге белән җиһазларны алмаштырганнары яки техник хезмәт күрсәтү буенча хезмәтләр күрсәтүгә килешү төзүдән баш тартканнары өчен салынды.
Хезмәт күрсәтүче оешма вәкилләренә – техник хезмәт күрсәтү срокларын бозган өчен. 2024 елда Татарстанның Торак инспекциясенә административ производстволар ачу максатыннан газ хезмәтләреннән 398 материал керде. 167 административ эш кузгатылды, шуларның 5 се газ хезмәтләренең тикшерүләре нәтиҗәләре буенча.
176 материал буенча административ производстволар ачудан баш тартылды, калганнары буенча эш дәвам итә. Татарстанлыларның төп хокук бозулары: фатирга кертмәү (132), килешү төзүдән баш тарту (14) һәм үз белдеге белән җиһазларны алмаштыру (11). Барлыгы 150 кеше (милекчеләр һәм газ хезмәткәрләре) административ җаваплылыкка тартылды. Фатирга кертмәгән өчен татарстанлыларга 840 мең сумлык штраф язылды. Үз белдеге белән җиһазларны алмаштырган һәм килешү төзүдән баш тарткан өчен – 75әр мең сум.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте