Тынгысыз якшәмбе

2025 елның 3 феврале, дүшәмбе

Бөгелмә шәһәрендә исле газ белән агулану сәбәпле бала хастаханәгә озатылган. Авария-диспетчерлык хезмәте һәм ашыгыч медицина хезмәте кичә көндез Ленин урамы, 94 адресы буенча урынга чыккан.  2020 елда туган кыз һәм 1989 елда туган әнисе үзләрен начар хис итә башлаганнар. 

Фатирда газ плитәләре һәм су җылыту колонкасы урнаштырылган. Ябык һәм ачык тәрәзәләрдә төтен торбасында һәм вентканалда тарту көче бар, тарту датчигы эшли. Вәзгыятьне тикшерелгәндә, колонка заглушка урнаштыру юлы белән сүндерелгән. 
6 сәгатьтән соң Казанда бер гаилә үзен начар хис итә башлый. 1978 елгы ир-ат, 1980 һәм 1998 елгы хатын-кызлар госпитализациядән баш тарталар. Тикшерү һава тарту көче барлыгын күрсәтә. 
Инспекция инцидентларның шартларын ачыклый, шулай ук идарәче компанияләр һәм газ хезмәте тарафыннан йөкләмәләр үтәлешен тикшерә.

Әлмәт шәһәрендә Галиев урамындагы 25 нче йортта яшәүчеләр күршеләре аркасында шартлау куркынычына дучар булганнар. Ир-ат адекват хәлдә булмаган. Газ плитәсе төзек хәлдә, ләкин аны тулысынча металл заглушка белән сүндергәннәр.  
2023 елда исле газ белән агулануга бәйле 49 очрак теркәлгән. Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә – 100 зыян күрүче, шул исәптән 53 бала, 3 кеше һәлак булган, шуларның 1се – бала. 2024 елда – 37 очрак, 1 кеше һәлак булган, 72 кеше зыян күргән, шуларның 30ы  – балалар. Ягъни бераз кимү күзәтелә, әмма мәсьәлә, элеккечә, актуаль. Газ белән тәэмин итү объектларындагы вакыйгалар турында белешмәләр Татарстанның Торак инспекциясенә килә.

Исле газны еш кына акрын үтерүче дип атыйлар, чөнки аны күрүе һәм тоюы мөмкин түгел – ул төссез дә, иссез дә. Канга үтеп кереп, буылу, координацияне һәм хәрәкәт итү мөмкинлеген югалтуга китерә. Газ төпкә утыра, шуңа күрә аннан беренче булып балалар газап чигә.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International