«Казаньгоргаз» ЭҖИ диспетчерлык хезмәтенә Шоссейная урамындагы 15 нче йортның беренче подъезды фатирында газ исе турында хәбәр килгән. Авария хезмәте газ торбасының плитә белән тоташкан урынының герметик булмавын ачыклаган. «Казаньгоргаз» ЭҖИ мәгълүматлары буенча, йортта техник хезмәт күрсәтү узган елның октябрендә уздырылган булган.
10 фатирга исәпләнгән терәк торба сүндерелгән. Барлык фатирларга да керү мөмкинлегеннән соң газ белән тәэмин итү торгызылачак.
Һәлакәтнең сәбәбе ачыклана. Инспекция инцидент шартларын ачыклый, шулай ук идарәче компания һәм газ хезмәте тарафыннан йөкләмәләр үтәлешен тикшерә.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте