Бүген кич исле газдан 2024 елда туган бала зыян күргән. Гадәттән тыш хәл 16.22 сәгатьтә Казанның Бирюзовая урамындагы 23 нче йортта килеп чыккан. «Исле газ белән уртача авырлыктагы агулану» диагнозы куелган сабый Республика балалар клиник хастаханәсенә озатылган. Һәлакәтнең сәбәбе ачыклана. Инспекция инцидент шартларын ачыклый, шулай ук идарәче компания һәм газ хезмәте тарафыннан йөкләмәләр үтәлешен тикшерә.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте