Бүген Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Экспертлар советы утырышы узды, анда узган елгы эшкә йомгак ясалды һәм агымдагы елга бурычлар куелды. Киңәшмә республика вице-премьеры Ләйлә Фазлыева рәислегендә узды.
Сорауларның берсе – мөрәҗәгатьләрне карау. Татарстанлыларның торак хокуклары өлкәсендәге уртак эш турында республиканың баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин сөйләде.
Александр Васильевич хәбәр иткәнчә, Инспекциягә рекордлы санда мөрәҗәгатьләр кергән - 23 731, бу үткән ел белән чагыштырганда 35% ка диярлек күбрәк.
Тулаем республикада 2024 елда министрлыклар һәм ведомстволар 88 328 мөрәҗәгать караган, ягъни өчтән береннән артыгы – Торак инспекциясе өлеше.
Мөрәҗәгатьләрнең төп темалары: торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү, гомумйорт мөлкәтен карап тоту, капиталь ремонт ясау зарурлыгы, идарәче оешмаларның эше, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне исәпләүнең дөреслеге.
Шикаятьләр нигезендә автокаланың «УК Электротехников» ҖЧҖ идарәче компаниясенә карата рекордлы санда тикшерүләр үткәрелгән - 47. Икенче урында шулай ук Чаллының «Камстройсервис ИК» ҖЧҖ - 22 тикшерү. Топ-3 антилидерлар исемлеген Казанның «УК Гвардейская» түгәрәкли - 18 тикшерү.
Баш торак инспекторы күпфатирлы йортларны инвентаризацияләү йомгаклары турында хәбәр итте – 979 объект буенча мәгълүматлар тәртипкә китерелгән. 2024 елда Инспекция контролендә 17 635 күпфатирлы йорт белән эш башкарылган. Бу капиталь ремонт фондларына өстәмә рәвештә 16,1 млн.сум кертем җәлеп итәргә мөмкинлек биргән.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте