Суд капиталь ремонт буенча регоператорга карата Торак инспекция позициясен хуплады

2025 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

Зеленодольск районы җәмәгать судьясы «ТКЖ фонды» коммерциясез оешмасына карата Татарстан торак инспекциясенең ике дәгъвасын канәгатьләндерде.  Төбәк операторына Королев урамындагы 6 нчы йорт һәм Хаҗиев урамындагы 6 нчы йорт буенча хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмәләр бирелгән иде.

Королев урамындагы йортта, мәсәлән, түбә ремонтлаганда килешенгән проекттан читкә тайпылганнар, өстәвенә җитештерү технологиясен дә бозганнар.  Моннан тыш, рулон өслегендә ертык урыннар һәм тишекләр, җөйләрдә һәм тукымалар арасында катламнар кубу урыннары һ.б. бар.

Хаҗиев урамындагы йортта – графиктан калышу. 2024 елның 13 сентябрендә тикшерү вакытында эшләр 85% башкарылган иде.  Ә килешү буенча подрядчылар өйдән 15 августтан да соңга калмыйча китәргә тиеш иде.

Регоператор вәкиле суд утырышына килмәде. Суд, материалларны карап чыгып, «Торак-коммуналь хуҗалык фонды» коммерциясез оешмасын гаепле дип таныды һәм һәрберсе 10 мең сум күләмендә штрафлар рәвешендә җәза билгеләде.

2024 елда йортларны капиталь ремонтлау кампаниясе чорында Татарстан Торак инспекциясе еш кына «Торак-коммуналь хуҗалык фонды» коммерциясез оешмасына карата дәгъва белдерде һәм хокук бозуларны бетерүгә күрсәтмә бирде. Тикшерү барышында инспекторлар 879 хокук бозу очрагын ачыкладылар: куркынычсызлык техникасы, сыйфат, эшләрнең түбән дәрәҗәдә оештырылуы, срокларның үтәлмәве һ.б. «ТКЖ фонды» төбәк операторына карата 80 күрсәтмә бирелде.  

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International