Татарстан Торак инспекциясе Казан шәһәрендәге бер идарәче компания директорын квалификациясеннән мәхрүм итүгә карата материаллар әзерли. Сәбәбе – күпфатирлы йортка тиешенчә хезмәт күрсәтмәү. Штраф, инспекторлар фикеренчә, бу очракта бик йомшак җәза булачак. «Белгечне» йорт белән идарә итүдән читләштерергә, ә иң мөһиме, йортны тәртипкә китерергә кирәк.
Торак инспекциясе беренче тапкыр мондый дәгъваны узган елның июнендә биргән иде. Казан, Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә һәм Нурлат шәһәрләре идарәче компанияләре директорларына каршы барлыгы 12 материал тапшырылды.
Идарәче компанияләрнең барлык җитәкчеләре дә күпфатирлы йортларга тиешенчә хезмәт күрсәтмәгән өчен җәлеп ителделәр. Барысы да бер сценарий буенча: йортта яшәүчеләр йортның уртак мөлкәтен тиешенчә тотмау турында идарәче компанияләргә берничә тапкыр шикаять белән мөрәҗәгать иткәннәр. Әмма, идарәче компанияләр гражданнарның мөрәҗәгатьләренә җавап бирмәгән һәм халыкта туган проблемаларны хәл итүдән үз-үзен читләштергән. Һәм татарстанлылар Татарстанның Торак инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булганнар. Һәр җитәкчегә карата мондый шикаятьләр – дистәләрчә, хәтта йөзләрчә.
Һәр тикшерү барышында инспекторлар йортка хезмәт күрсәтү буенча хокук бозуларны теркәделәр. Идарәче компанияләргә карата ачыкланган хокук бозуларны бетерүгә берничә тапкыр күрсәтмәләр язылды, җитәкчеләрне административ җаваплылыкка тарттылар, әмма бу эшкә мөнәсәбәтне үзгәртмәде.
9 эшне караганда, судлар дәүләт торак күзәтчелеге органы дәлилләре белән өлешчә килеште, идарәче компанияләрнең директорларын гаепле дип танырга карар кылдылар һәм штрафлар рәвешендә административ җәза билгеләделәр. Суммалар – 25 меңнән 130 мең сумга кадәр. 3 эш буенча материалларны кабат караячаклар.
Иң зур штрафлар Әлмәт шәһәрендә «ЖЭУ-3» ҖЧҖ (100 мең сум) һәм «ИК Первый поселок» ҖЧҖ (130 мең сум) директорларында.
Иң күп сан автокалада – 6 дәгъва. 4се буенча суд идарәче компанияләр директорларына штраф салды, 2 се буенча эшне кабат караячаклар:
- «Ремжилстройсервис» ИК ҖЧҖ – 2 тапкыр (25әр мең сум),
- «Камстройсервис» ИК» ҖЧҖ (65 мең сум),
- «Бумажник» ТИ ҖЧҖ (50 мең сум).
Бөгелмә шәһәрендә 6 нчы ТЭИ ИК директорына 53 мең сум штраф салынган, Нурлат шәһәрендә «Эталон» ҖЧҖ директорына 50 мең сум штраф салынган, шундый ук сумманы «Вахитов районы» ИК директоры да түләгән.
Торак инспекциясе идарәче оешмаларның татарстанлыларның мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирергә тиешлеге хакында искәртә. Идарәче компания компетенциясендәге мәсьәләләрне хәл итүне контроль-күзәтчелек органы катышуына кадәр җиткерергә кирәкми.
Күпфатирлы йорт белән идарә итү – ул бизнес. Һәм эшчәнлекнең нәкъ менә шушы өлкәсен сайларга карар кылган һәркем милекчеләргә сыйфатлы торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтергә тиеш.
Татарстан Торак инспекциясе үз чиратында татарстанлыларның мөрәҗәгатьләренә игътибарлы булачак, аларның торак хокукларын бозу фактлары ачыкланган очракта, хокук бозучыларга карата тиешле чаралар күрәчәк.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте