Балалар зыян күргән. Кем гаепле?

2025 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Әлмәттә бер гаилә исле газдан зыян күргән. 2012 елда туган кыз һәм 2017 елда туган уллары әниләре белән бергә үзәк район хастаханәсенең балалар бүлегенә озатылган, әтисе хастаханәгә ятудан баш тарткан. 


Гадәттән тыш хәл 24 гыйнварга каршы төндә килеп чыккан. Ашыгыч ярдәмне һәм авария хезмәтен Гафиятуллин урамындагы 4 нче йорттагы фатирга чакырганнар. Фатирда газ плитәләре һәм су җылыту колонкасы урнаштырылган. Тикшерү вакытында ачыкланганча, тәрәзәләр ябык булганда төтен чыгару һәм вентиляция каналларында һава тарту көче юк. 


Исле газ белән агулануның сәбәбе нәрсәдә - герметик пластик тәрәзәләрме, әллә чистартылмаган төтен юллыгымы икәнлеген хәзерге вакытта ачыклыйлар. Бу йортта техник хезмәт күрсәтү турында мәгълүмат әлегә юк. Фатир газдан өзелгән. 


Торак инспекциясе гадәттән тыш хәлнең барлык шартларын ачыклый, идарәче компания белән шәһәрнең газ хезмәтенең үз бурычларын үтәү-үтәмәве ачыклана.

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International