Мәгълүмат ресурсларында урнаштыру өчен мәгълүмат

2025 елның 24 гыйнвары, җомга

2024 елда Татарстанның Торак инспекциясе хокук бозучыларга 15,8 млн.сум штраф салган (2023 елда – 6,0 млн.сум). Штрафлар торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын санга сукмаган һәм Инспекция күрсәтмәләрен үтәмәгән кешеләргә билгеләнгән.

2024 ел өчен инспекторлар:

– 2574 хокук бозу очрагы ачыкланган (2023 елда - 2188),

- 1600 тикшерү уздырылган (2023 елда - 1113),

- 945 күрсәтмә бирелгән (2023 ел - 577),

- 744 беркетмә төзелгән (2023 елда - 353),

- 4201 кисәтү белдерелгән (2023 ел – 2311),

- идарәче оешмалар вәкилләре катнашыннан башка 1605 контроль-күзәтчелек чарасы үткәрелгән (2023 ел - 915),

- «Мобиль инспектор» кушымтасы аша тикшерүләр үткәрү - 247.

Узган ел Татарстанның Торак инспекциясе, Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм Дәүләт төзелеш күзәтчелеге пилот проекты – «Мобиль инспектор» кушымтасын куллана башладылар. Махсус кушымта ярдәмендә дистанцион тикшерүләр механизмы видеоэлемтә ярдәмендә контроль чаралар үткәрергә мөмкинлек бирә.

Реаль вакыт режимында кушымта контрольдә тотыла торган затның геопозициясен күзәтә, тикшерүнең фото-, видео- һәм аудиоматериалларын саклый. Шул рәвешле, инспектор бирелә торган мәгълүматның дөреслегенә ышана ала.

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International