Александр Тыгин: торак хезмәтләре өчен түләү күләмен билгеләүнең бердәм стандартын кабул итәргә кирәк

2025 елның 24 гыйнвары, җомга

Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитетының киң вәкиллекле йомгаклау утырышында Торак инспекциясе эшчәнлегенә  йомгак ясалды.

Александр Тыгин үзенең докладында торак тарифларын билгеләү проблемаларына кагылды. Хезмәтләр өчен түләү структурасында 62% - торак хезмәтләре өлеше, 33% - коммуналь хезмәтләр һәм 5% - капиталь ремонтка кертемнәр.

Түләү күләмен билгеләү һәм үзгәртүнең төп ысулы –  фәкать милекчеләр карары.  Әгәр милекчеләр гомуми җыелышта торак урынны карап тоту өчен түләү күләмен билгеләү турында карар кабул итмәсә, мондый күләмне җирле үзидарә органы билгеләргә тиеш.

Гамәлдә – милекчеләр тарафыннан торак хезмәтләре өчен түләү күләмен билгеләү кагыйдәләрдән искәрмә булып тора. Кагыйдә буларак, түләүнең башкарма комитетлар билгеләгән күләме кулланыла.

Гомумйорт мөлкәтен карап тоту өчен башкарма комитетлар билгеләгән түләү күләме анализланды: аерма шактый зур.

Мәсәлән, түбәндәгеләр өчен түләү күләме:

- торак фонды белән идарә итү Кайбыч районында кв.метр өчен 0,92 сумнан башланса, Лаеш районында кв.метры өчен 5,49 сум кадәр билгеләнгән;

- Саба районында йорт яны территориясен җыештыру - кв.метр өчен 0,46 сумнан башлана, Балтач районында кв.метр өчен 6,75 сумга кадәр җитә;

- лифтларны карап тоту – Зәй шәһәрендә кв.метр 0,27 сум торса, Зеленодольск шәһәрендә кв.метр өчен 8,30 сумга җитә.

Түләү документында өстәмә юллар да бар: консьерж хезмәте, сак, йорт яны территориясен чикләү, видеокүзәтү, домофон (әгәр йорт проектында каралмаган булса) һәм мәҗбүри исемлектән тыш башка эшләр.

 

Баш торак инспекторы сүзләренчә, бердәм түләү документында бу юллар булырга тиеш түгел. Әмма ТМШ түләү документларында алар бар, һәм бу тарифлар һәрвакытта да милекчеләрнең гомуми җыелышлары беркетмәләре белән расланмый. Еш кына түләү документларында капиталь ремонт өчен ике юл: түбә ремонтына максатчан кертем һәм капиталь ремонт.

 «Торак милекчеләре ширкәте белән идарә итү формасын сайларга ниятләгән һәр милекче биредә өч идарә органы булуын аңларга тиеш: милекчеләрнең гомуми җыелышы, торак милекчеләре ширкәте әгъзалары җыелышы, идарә һәм ялланган идарәчеләр. Һәм алар барысы да карар кабул итә. Мондый карарны судта милекчеләр генә бәхәс итә ала. Прокуратура органнары да, торак күзәтчелеге органнары да аларның хокукларын яклый алмаячак», – дип ассызыклады Александр Тыгин.

Баш дәүләт торак инспекторы тәкъдим итте:

- торак хезмәтләре өчен түләү күләмен билгеләүнең бердәм стандартын кабул итәргә,

- күпфатирлы йортларның дифференциациясен (мәсәлән, тибы, төзелгән елы, катлары, янәшәдәге территория), йортны тиешенчә тоту өчен кирәкле барлык икътисадый нигезләнгән чыгымнарны исәпкә алып, башкарма комитетлар тарафыннан торак хезмәтләре өчен түләү күләмен билгеләүне гамәлгә ашырырга;

- торак-коммуналь хезмәтләр өчен закон дәрәҗәсендә бары тик акчасыз («цифрлы сум») түләү мөмкинлеген күздә тоту;

- торак-коммуналь хуҗалык системасында түләүнең кулланыла торган күләмнәре буенча хисап формалаштыру мөмкинлеген күздә тоту (милекче тарафыннан гомуми җыелыш карары яисә җирле үзидарә органының һәр йорт буенча торак хезмәтләре күрсәткән өчен карары);   

- торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләмен исәпләү өлкәсендә торак законнары таләпләрен бозган өчен, шулай ук күчемсез мөлкәт милекчеләре ширкәте (ТМШ, ТК, ТТК һ.б.) өчен еллык эчке аудит үткәрмәгән өчен административ җаваплылык кертергә.

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International