Милекчеләрнең карары фальсификацияләнгәнме?

2025 елның 21 ноябре, җомга

Татарстанның Торак инспекциясе «УК ЖКХ НОВЫЕ ГОРКИ» ҖЧҖ гаризасын һәм Казанның Нигъмәтуллин урамындагы 1/47 нче йорт буенча лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү буенча документларны торак законнарына туры килү-килмәвен тикшерү максатыннан туктатып торды.

Документлар нигезендә, милекчеләр бу идарәче компанияне сайлаган. Әмма халык, җыелыш карары фальсификацияләнгән, дип раслый.  Инспекциягә милекчеләрдән әлеге компанияне сайлау буенча тавыш бирүдә катнашмаулары, бюллетеньнәрне имзаламаулары турында 56 мөрәҗәгать килде.

Шулай ук хәбәр итәбез, РФ ТК 46 ст. 6 өлеше нигезендә милекчеләр, әгәр катнашмаган яки мондый карар кабул итүгә каршы тавыш биргән булса, гомуми җыелыш карарына судта шикаять бирергә хокуклы. 

Мондый шикаять турында гаризаны милекче кабул ителгән карар турында белгән яки белергә тиеш булган көннән алып алты ай эчендә судка бирергә кирәк. Әгәр күрсәтелгән милекченең тавыш бирүе тавыш бирү нәтиҗәләренә йогынты ясый алмаса, җибәрелгән хокук бозулар әһәмиятле булмаса һәм кабул ителгән карар күрсәтелгән милекчегә зыян китермәсә, суд, эшнең барлык шартларын исәпкә алып, шикаять белдерелә торган карарны үз көчендә калдырырга хокуклы.

Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International