Татарстан Торак инспекциясендә чираттагы online кабул итү узды. Менделеевск районының Татар Чаллысы авылында яшәүче хатын-кызны республиканың баш торак инспекторы Александр Тыгин тыңлады.
Җиңү урамындагы 2 нче йортның бер фатир хуҗасы сүзләренә караганда, аларның йорты тышкы яктан гына нык күренә. Әмма фатирларда стеналарда ярыклар, фундамент таркала, түбәдән су үтә. Ул капиталь ремонт вакытын иртәрәк вакытка күчерергә ярдәм итүләре хакында сорады. Александр Тыгин мөрәҗәгать итүчегә җыелышның инициаторы булырга тәкъдим итте: мондый карарны барлык яшәүчеләр бергә кабул итәргә тиеш.
Баш торак инспеторы җыелышка килергә вәгъдә итте. Автокалада яшәүче хатын-кызны Инспекция башлыгы урынбасары Эльвира Галиева тыңлады. Мөрәҗәгать итүче Сөембикә урамындагы 31 нче йортта яши. Гомумйорт милкен карап тоту буенча дәгъвалар күп: йорт яны территорияләре чүп-чар белән тулган, кар даими җыештырылмый, тайгак һ.б. Барлык сүзләр эшкә алынды, һәр очрак буенча тикшерүләр узачак.
Исегезгә төшерәбез: online кабул итүгә язылып була. Казанда яшәмәсә дә, республика Торак инспекциясе җитәкчелегенә шәхси кабул итүгә язылырга теләүчеләр өчен дистанцион кабул итү оештырылачак. «Татарстан Торак инспекациясе» чатында Telegram аша «Оnline кабул итүгә язылырга» кирәк, аннары чат модераторы элемтәгә кереп, язу өчен кирәкле мәгълүматларны сораячак.
ТР ДТИ матбугат хезмәте