Тагын агулану һәм тагын газүткәргечтә су

2025 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Алдагы кичне аварияләрне бетерүче газ хезмәткәрләренә Әлмәт, Чаллы һәм Бөгелмә районына өч мәртәбә барырга туры килгән. Газүткәргечтә – янә су.

Әлмәт шәһәренең Төзүчеләр проспектындагы 45 а йортындагы фатир газдан сүндерелгән. Плитә һәм су җылыту колонкасына соңгы техник хезмәт күрсәтү ел ярым элек башкарылган, узган ел газчылар фатирга эләкмәгән. Колонканы үз белдеге белән урнаштыру нәтиҗәсендә фатирны газ белән тәэмин итүдән өзгәннәр.

Яңа шәһәр, 58/23/3 адресы буенча төнлә янгын чыккан. Сәбәбе – газ плитәсен эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу. Хуҗа хатын пешерү панеленә май агызган. Соңгы техник хезмәт күрсәтү шулай ук ел ярым элек үткәрелгән булган, узган ел фатирга керү мөмкинлеге булмаган. Фатир шулай ук заглушка урнаштыру юлы белән сүндерелгән.

Бөгелмә районының Подлесный торак пунктында Чистая урамында 1989 елда туган ир-ат, 1984 елда туган хатын-кыз һәм 2013-2015 елларда туган балалар үзләрен начар хис итә башлаганнар. Барысы да хастаханәгә озатылган. Йортта казан, газ счетчигы һәм мәҗбүри вентиляция урнаштырылган. Газ хезмәткәрләре өйдә эксперимент үткәргәннәр: бәдрәфтә мәҗбүри суырткычны кабыгач берничә минуттан һава кирегә таба тартыла башлаган. Исле газ белән агулануга шул сәбәп булган да инде.

Казанның Ботаника урамындагы 17нче йортта техник хезмәт күрсәтү вакытында газ белән җылыту колонкасын монтажлауда бозу очрагы ачыкланган – төтен чыгару урыны тарттырылган түшәм белән томаланган. Йортта яшәүчеләр ризасызлык белдерсә дә, аларны газдан өзгәннәр. Барлык фатирларны тикшергәннән соң, газ бирү торгызылган.

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International