Татарстан Торак инспекциясенә Казанда яшәүчеләрдән «ТР торак-коммуналь хуҗалыгы фонды» коммерцияле булмаган оешмасына кертемнәр буенча түләүләргә шикаять белән 35 мөрәҗәгать килде. Минималь түләүләр - 20 мең сум.
Казанлылар язганча, аларга берничә ел өчен түләү белдерелгән, һәм сорау биргәннәр: мондый кертемнәр хаклы һәм законлымы?
Республиканың Торак инспекциясе тикшерү үткәрә, закон бозу фактлары ачыкланса, гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылачак.
Татарстанда капиталь ремонт буенча төбәк программасы 2014 елдан бирле расланган. Актуальләштерү ел саен үткәрелә, яңа төзелгән барлык йортлар программага кертелә, һәм шул вакыттан милекчеләрнең кертем түләү бурычы барлыкка килә.
ТР ДТИ матбугат хезмәте