Һәм тагын газ урынына су, агулану һәм янгын

2025 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Бер тәүлек эчендә зәңгәр ягулык урынына су агуга бәйле тагын 2 очрак: йорт эчендәге газүткәргечтә су. Казанда һәм Әлмәттә янә «профессионаллар» эш иткән.

Республика башкаласында Авангард урамындагы 145 һәм 147 нче йортларда
шундый «диван осталары» ачыклана.  Ә газ белән тәэмин итүне шундук бөтен кеше өчен дә туктатканнар.   Авария эшләрен уздырганнан соң, плитәләрне һәм колонкаларны тикшергәннән соң, зәңгәр ягулык торгызылган.

Әлмәттә Пушкин урамындагы 39 нчы йортта бары тик бер фатирга гына газ сүндерелгән. Су җылыткыч газ колонкасын үз белдеге белән урнаштырган фатирда гына.

«Осталарга» газ хезмәткәрләренә түләргә: авария хәлендәге эшләрнең бәясен; торбаларны ачу процессында югалган газны; боз бөкеләре барлыкка килгән очракта алыштырырга туры килә торган газ торбаларын кайтарырга туры киләчәк. Һәм тагын перспективада административ җаваплылык – штраф, ул узган елдан 5 тапкырга арткан.

Бөгелмә шәһәренең Бауман урамы, 3 нче йортта 2021 елда туган бала һәм аның әнисе газ белән агуланганнар. Зыян күрүчеләр хастаханәгә озатылган.  Фатирны тикшергәндә вентканалда һәм төтен чыгару юлында һава тарту көченең булуы, ләкин кухняга ишек булмавы һәм агып торган су җылыткычтагы төтен чыгару торбасының герметик түгеллеге ачыкланган. Газ колонкасы сүндерелгән.

Казанда тагын бер очрак: Кызыл Позиция урамындагы 3нче йортта янгын чыккан, 1954 елда туган зыян күрүче госпитализациядән баш тарткан. Янгынның башлангыч сәбәбе – ут белән саксыз эш итү. Янган фатирдагы газ колонкасы элегрәк сүндерелгән булган, шулай да әле стоякны да (5 фатир) сүндергәннәр.

Республиканың Торак инспекциясе исегезгә төшерә: газ плитәләре һәм колонкалы фатирларда кухня ишеген салдырырга, бигрәк тә аны бүлмә белән берләштерергә ярамый. Белгечләр тарафыннан вентиляция системасы газ агып чыккан очракта аның аша читкә китмичә, башка бүлмәләргә эләкми торган итеп уйланылган.

Шулай ук, һаваның табигый циркуляциясен бозмас өчен, агач тәрәзәләрне пластик тәрәзәләргә алмаштырырга кирәкми.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

ТР ДТИ матбугат хезмәте

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International