Татарстан торак инспекциясе комиссиясе Казанда Гаврилов урамындагы 2 нче йортта тикшерү белән булачак. Йортта яшәүче хатын хәбәр иткәнчә, 16 катлы йорт фасадыннан плитка коелган.
Хатын-кыз «Уютный дом» идарәче компаниясенә төрле мәсьәләләр буенча, шул исәптән йортның фасады буенча да, берничә тапкыр мөрәҗәгать итүен хәбәр итте, әмма нәтиҗәсе булмаган.
Контроль-күзәтчелек чарасыннан соң чаралар күреләчәк.
ТР ДТИ матбугат хезмәте