Бөгелмә шәһәренең «Нефтяник» торак милекчеләре ширкәте рәисе мәгълүматны яшергән өчен административ җаваплылыкка тартылды. Ул ТКХ ДМС системасына үзе, идарә һәм ревизия комиссиясе әгъзалары, йорт белән идарә итү һәм аны карап тоту буенча башкарыла торган эшләр, эшчәнлек турында еллык хисап, җыелышларның беркетмәләре турында һәм башка күп кенә мәгълүматны урнаштырмаган.
Ягъни, «Нефтяник» торак ширкәте бар, милекчеләр хезмәтләр өчен түли. Ләкин кемгә түлиләр, чыгымнарны һәм керемнәрне кем күзәтә, өйгә күпме акча сарыф ителә – барысы да яшерелгән.
Җәмәгать судьясы рәиснең гаебен исбатланган дип таныды һәм 5000 сум күләмендә штраф билгеләде. Түләү торак-коммуналь хуҗалык системасында мәгълүмат урнаштыру бурычын гамәлдән чыгармый.
ТР ДТИ матбугат хезмәте