Казан идарәче компаниясе директорына 50 мең сум штраф салынды. Гаврилов урамындагы 22а йортта яшәүчедән “Уютный дом” идарәче компаниясенең эшсезлегенә шикаять килде. Инспекторлар тикшерү белән урынга чыктылар һәм хокук бозуларны күпкә күбрәк теркәлде.
Йортның отмосткасы канәгатьләнерлек түгел, керү ишекләрендә коррозия, стеналарда буяу катламы купкан, түбә һәм подвалга техник хезмәт күрсәтү буенча хокук бозулар, подвалда су агу эзләре һәм 8 фатирда панельара җөйләрнең герметиксызлыгы. Моннан тыш, ике фатирда вентиляция системасында ябык тәрәзәләр булганда тарту көче юк.
Хокук бозулар исемлеге 50 мең сумга "тартты". Җитешсезлекнең бетерелүе Инспекция контролендә кала.
ТР ДТИ матбугат хезмәте