Элек һәм хәзер: без халыкның мөрәҗәгатьләрен ничек хәл итәбез

2024 елның 25 декабре, чәршәмбе

Бу атнада без Менделеевскидан Тукай ур., 7 адресы буенча урнашкан йорт янындагы чүп-чар турында шикаять алдык. Халык калдыкларның озак вакыт җыелып, күңелсезлекләр тудыруы хакында билгеләп үтте.

Мөрәҗәгать иткәннән соң тикшерү оештырылды. Хокук бозу факты расланды. Идарәче компаниягә проблеманы бетерергә кушылды. Хәзер чүп-чар чыгарылган, территория тәртипкә китерелгән.

Без йорт яны территорияләренең торышын контрольдә тотуны һәм шикаятьләргә оператив җавап бирүне дәвам итәбез. Әгәр сез гомуми милекне карап тотуда хокук бозулар күргәнсез икән, безгә хәбәр итегез, чаралар күрербез.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International