"Заречье" идарәче компаниясе директоры Татарстан Торак инспекциясенә еш йөри. 3 ай эчендә аның казнасында – административ хокук бозу турындагы эш буенча инде бишенче карар. Бу юлы Казанның Лейтенант Красиков урамындагы 3/27 нче йортны карап тоту буенча.
Чираттагы шикаять, тикшерү, һәм бусагадан ук – хокук бозулар. Керү ишекләрендә – коррозия, подъездларның берсендә баскыч маршында ярык, баскычлар җимерелгән, подъездның стеналарында буяу куба.
Идарәче компания башлыгы хокук бозуда гаепле дип табылды. Аңа 51 мең сум күләмендә штраф билгеләнде. 3 ай эчендә директор 201 мең сум түләде.
ТР ДТИ матбугат хезмәте