Республикада исле газ белән агулануның чираттагы очрагы. «Казаньгоргаз» авария хезмәте һәм ашыгыч медицина ярдәме Латыш укчылары урамындагы 4 нче йортка килгән. Төнге сәгать беренче яртыда 1995 елгы ир-ат һәм 1993 елгы хатын-кыз үзләрен начар хис итә башлаганнар. Ир-ат госпитализациядән баш тарткан.
Газ хезмәткәрләре газ чыгуын ачыкламаганнар. Газ җиһазлары – эш хәлендә, су җылыту колонкасының куркынычсызлык автоматикасы төзек эшли. Вентканалда һәм төтен чыгаргычта тарту көче бар. Ләкин тәрәзәләр ачык булганда гына.
Торак инспекциясе искә төшерә: пластик тәрәзәләр эстетик күренә, шау-шуны үткәрми. Һаваны да. Нәкъ менә шушы әйбер күп кенә вакыйгаларга сәбәп була да инде. Милекчеләр үз фатирларында үз зәвыгына туры китереп ремонт ясарга хокуклы. Ләкин пыяла пакетларны урнаштырыр алдыннан кислородтан тулысынча изоляция факторын исәпкә алырга кирәк. Ябык тәрәзәләр вакытында тарту көче булмау өстәмә чыгымнарга китерәчәк. Гомерне саклап калу өчен, клапаннар куярга туры киләчәк.
Һәлакәттән соң барлык яшәүчеләр өчен чираттагы инструктаж уздырылды. Киңәш: һава агымын тәэмин итү.
ТР ДТИ матбугат хезмәте