"Танкодром" ИК директоры штрафка тартылды

2024 елның 23 декабре, дүшәмбе

Республика башкаласында Комаров урамындагы 4 нче йорт подъездларында һәрвакыт саф һава хөкем сөрә. Яшәүчеләргә бөркү булган өчен дә түгел, тәрәзәләр дә ачык. Киресенчә,  аларны батареялардан чыккан эсселекнең урамга чыгуы канәгатьләндерми. Идарәче компания игътибар итмәгәч, бу йортта яшәүче кеше Татарстанның Торак инспекциясенә зарланды.

Тикшерү вакытында инспектор подезд тәрәзәләрендәге ярыкларның тыгыз ябылмавын ачыклады. Өстәвенә, стеналардагы буяу да куба.

"ТКХ Танкодром" идарәче компаниясе директоры Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 п. буенча  быел берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылды. Әйтик, октябрьдә 50 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән иде. Бу юлы 52 мең сум күләмендә штраф билгеләнде.

Җитешсезлекнең бетерелүе Инспекция контролендә кала.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International