Казанның Мәскәү районы идарәче компаниясе директоры өчен эше бик кыйммәткә төшә: ай саен диярлек 50 мең сум. Гаилә бюджетына түгел, ә киресенчә. «Сыйфатлы» эш өчен штрафлар рәвешендә.
Агымдагы елда «Мәскәү районы ТКХ ИК» ҖЧҖ башлыгына карата 55 тикшерү уздырылды, 9 тапкыр административ җаваплылыкка тартылды, 7 тапкыр гомуми суммасы 350 мең сумлык штраф билгеләнде. Административ хокук бозу турындагы эш буенча чираттагы карар чыгарылды. Һәм тагын штраф – 51 мең сум.
Бу юлы Тунаков урамындагы 49 нчы йортны тикшерү нәтиҗәләре буенча. Халыктан проблемаларга карата күп кенә шикаять килде. Инспектор 12 хокук бозу очрагын ачыклады: подвалның юешлеге һәм чүпләнүе, торбаүткәргечтә изоляция юк, подъездларның җимерек баскычлары, тәрәзәләргә һәм тәрәзә төпләренә буяулар коелган, фасадтагы штукатурка ярылган, ватылган асфальт һ.б.
Бозуларны бетерү – Татарстан Торак инспекциясе контролендә.
ТР ДТИ матбугат хезмәте